Комикслар иленә сәяхәт (6+)

14 апрель көнне 11 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Комикслар иленә сәяхәт» дигән уен сәгате үтте. 
Яшь китап сөючеләр үзләренең яраткан балалар комикслары белән очрашты. Аларны комикс журналларыннан алынган күңелле уеннар, кызыклы бәйгеләр һәм мавыктыргыч викториналар көтте. 

Сер һәм табышмаклар ярата торган балалар өчен, «Приключения Скуби-Ду» журналы башваткычлар, игътибарлылыкны тикшерү һәм логик фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлтелгән биремнәр әзерләгән иде. «Том и Джерри», «Микки Маус» – Россиягә чит илдән кергән иң беренче комикс журналлары. Алар үткән гасырның 90 нчы елларында ук балалар арасында популярлык казанды һәм бүгенге көндә дә тылсымлы У. Дисней мультфильмнар дөньясын сөючеләр өчен актуаль булып кала бирә. Балалар бик теләп журналлар битләрендә яраткан мультфильм геройлары белән очраша алды. Алар төрле биремнәр үтәде, табышмаклар, башваткычлар чиште.

Яраткан комикс геройлары белән беркайчан да ямансу түгел. Балалар рәхәтләнеп ял итте һәм күңел ачты, китапханәгә тагын килергә сүз бирде. 

Поделиться: